Җәмгыять һәм без

Татарстанда 25 миллион сумлык мошенниклык эше судка җибәрелгән

Казанда 25 миллион сумнан артык күләмдә мошенниклык кылуда гаепләнүче 31 яшьлек ир-ат эше судка юлланган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәренә сылтама итеп “Татар-информ”яза.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның февраленнән 2025 елга кадәр ул 17 кешене алдап, аларның акчаларын үзләштергән. Гаепләнүче күпләп электроника сатып алу һәм криптовалютага инвестиция кертүдән зур табыш вәгъдә иткән. Ышаныч тудыру өчен кешеләр белән шәхсән очрашкан, ә беренче инвесторларга табыш итеп аз күләмдә акча да түләгән.
Гаепләнүченең мөлкәтенә арест салынган. Җинаять эше Казанның Вахитов районы судына карауга җибәрелгән.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев