Дүшәмбе, 3 августта, республикада үзгәрмә болытлылык көтелә, төнлә кайбер урыннарда бераз яңгыр, көндез – кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Җил төньяк-көнбатыштан, 6–11 м/с, көндез кайбер урыннарда исүе 15–18 м/с кадәр көчәячәк. Температура төнлә +12..+17 градус булды, көндез һава +25..+30 градуска кадәр җылыначак.
Казанда үзгәрмә болытлылык, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, 6–11 м/с, исүе 15 м/с кадәр. Көндез башкалада +27..+29 градус.
Нет комментариев