Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда 4 районда су басу очраклары теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә 4 районда су басу очраклары ачыкланган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе.

(6 апрель, “Апастово-информ”).


Әлки районының Старое Камкино авылында, Арча районы Качелино бистәсендә һәм Теләче районы Екатериновка авылы янында грунт юлларны су баскан. Су биеклеге 5-15 сантиметр тәшкил итә, әмма юллар ябылмаган, хәрәкәт мөмкинлеге саклана. Куркыныч юк, эвакуация таләп ителми.


Буа районы Ембулатово авылында елга күтәрелү сәбәпле, өч бакча участогын су баскан. Зыян күрүчеләр юк.


5нче апрельгә булган мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 4 күпер, 28 хуҗалык участогы һәм 3 юл су астында калган. Вәзгыять даими контрольдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев