Җәмгыять һәм без

Татарстанда 8 июльдә һава +28 градуска кадәр җылыначак, кич яңгыр явуы ихтимал

Татарстанда 8 июльдә үзгәрмә болытлылык көтелә. ТР Гидрометцентры мәгълүматлары буенча, көндез әһәмиятле явым-төшемнәр фаразланмый.

Кич кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан, тизлеге 5–10 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы исү көчәюе 15–20 м/с кадәр булырга мөмкин.

Көндез һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев