Татарстанда авария хәлендәге торактан күчерүгә өстәмә рәвештә 1,4 млрд сум юнәлдереләчәк
Татарстанда авария хәлендәге торактан күчерүгә адреслы программа кысаларында тагын 1 млрд 399,4 млн сум акча юнәлдереләчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына Республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Программа киләсе, 2027 елга озайтылды һәм яңа этап белән тулыландырылды. Әлеге этап (2026 ел) 2027 елның 31 декабренә кадәр, ә хәзерге этап (2025 ел) агымдагы, 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.
2024 һәм 2025 еллар этапларын тормышка ашыруга чыгымнар үзгәрмәде: алар 73,4 млн сумнан артык һәм 239,8 млн сумнан артык тәшкил итә. Шул рәвешле, гомумән алганда, программаны гамәлгә ашыруга 1 млрд 712,5 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Бу хакта “Татар-информ” язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев