Татарстанда авыл территорияләренең 7 объектында транспорт инфраструктурасын үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыру планлаштырыла
Җәмгыять һәм без

Татарстанда авыл территорияләренең 7 объектында транспорт инфраструктурасын үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыру планлаштырыла

2026 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасында 1,5 млрд сумнан артык акча каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 1 125 млн сум, Татарстан Республикасының софинанславы 416 млн сумнан артып тора. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының (ТР Миндортранс) матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел гомуми озынлыгы 44 км дан артык булган җиде объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Бу – Мамадыш, Биектау, Арча, Апас муниципаль районнарында аграр-сәнәгать комплексы предприятиеләренә илтүче юллар төзү, шулай ук Саба үзәк район хастаханәсенең кан-тамыр үзәгенә илтүче юлларны төзүне тәмамлау.

«Хәзерге вакытта подряд оешмалары төзелеш-монтаж эшләрен башкарырга кереште. Бу этап – республиканың авыл территорияләре юл челтәрен үстерүнең озак сроклы стратегиясендә мөһим адым. Бу проектларны гамәлгә ашыру авыл халкының тормыш сыйфатына йогынты ясаячак, аграр-сәнәгать комплексына һәм районнарның социаль инфраструктурасына үсеш импульсы бирәчәк», – дип билгеләде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Татарстан Республикасы РФның «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының авыл территорияләрендә каты япмалы гомуми кулланылышлы автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү өлешендә актив катнаша.


Нет комментариев