Татарстанда бер атна эчендә бензинның барлык маркалары кыйммәтләнгән
2026 елның март аеның беренче ункөнлегендә Татарстанда автомобиль ягулыгына бәяләр арту дәвам иткән.
Мәгълүматларга караганда, хисап атнасында (2 марттан 10 мартка кадәр) АИ-92 маркалы бензин аеруча кыйммәтләнгән - литры 60,82 дән 61,23 сумга кадәр. Башка маркаларга бәяләр дә арткан. АИ-95 литры өчен 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр күтәрелгән. Дизель ягулыгының литры өчен хәзер 73,29 сум түләргә туры килә.
Бу хакта КП-Казань хәбәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев