Татарстанда бер эшсезгә 10 вакансия артык туры килә
Җәмгыять һәм без

Татарстанда бер эшсезгә 10 вакансия артык туры килә

Республикада бүгенге көндә бер эшсезгә 10,7 вакансия туры килә, дип хәбәр итә «Челнинские известия» Татарстанстат мәгълүматларына сылтама ясап.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтендә исәптә торган гражданнар саны арткан. Гыйнвар аенда бу күрсәткеч 3963 тән 4465 кадәр үскән, ә апрельгә эшсезләр саны узган елгы 3816 га каршы 5003 кешегә җиткән.

Шул ук вакытта предприятиеләрнең эшчеләргә ихтыяҗы эшсезләр саныннан шактый артып китә. 2025 елның гыйнварында компанияләргә 39 110 хезмәткәр кирәк булган, 2026 елның гыйнварында – 52 441. Узган елның апрелендә ихтыяҗ 40 281 кеше тәшкил иткән, ә быел – 53 648.

 

Чыганак: татар-информ


Нет комментариев