Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда беразга +15 градуска кадәр җылыта

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә бик җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

(27 март, “Апастово-информ”).


Республикага аномаль җылылыкны көньяк һәм көньяк-көнчыгыш агымнары китерә. Нәтиҗәдә, тәүлекнең караңгы вакытында температура фоны тискәре булуга карамастан, уртача тәүлеклек температуралар нормадан биш-җиде градуска артып китә.

Җомгага каршы төндә, 27 мартта, төбәк аша атмосфера фронты узачак-урыны белән ул яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем китереп чыгарачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда бозлавык сакланачак. Бер тәүлек эчендә ТРның аерым районнарында томан төшәчәк.

Чыганак: “Татар-информ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев