Татарстанда беренче сыйныфка кабул итү 1нче апрельдә башлана
Татарстанда беренче сыйныфка гаризалар кабул итү 1 апрельдән старт ала һәм ике этапта узачак.
Беренче этап (1 апрель – 30 июнь) - мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр өчен. Икенче этап (6 июль - 5 сентябрь) - башка мәктәп сайлаучылар өчен.
Гаризаны мәктәпкә шәхсән, почта, электрон почта яки дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. Быел документларны тулысынча онлайн бирү мөмкинлеге кертелде.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев