Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда быел 15 лачын чыгарып, аларга трекерлар урнаштырылачак

Өч ел эчендә Татарстан 24 лачын табигатькә очырып җибәрде. Идел-Кама лачын-балобаны популяциясен торгызу проекты турында бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Азат Зиһаншин Казанда узган брифингта сөйләде.

«Алар арасында Татарстанда соңгы ярты гасыр эчендә беренче тапкыр дөньяга килгән ике кошчык бар. 2024 елда без нәсел алу өчен дүрт өлкән кошны Казан зооботсадына тапшырдык. Быел без Татарстан җирендә туган кошчыкларны тагын көтәбез», – дип билгеләде ул.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча проект географиясен киңәйтә: быел кошларны очырып җибәрү Кама-Тамагы районында гына түгел, ә Идел-Кама тыюлыгының Саралы участогы территориясендә дә узачак.

«Без 15 лачыннан ким булмаган кошларны чыгарырга планлаштырабыз һәм Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә аларның язмышын күзәтү өчен трекерлар урнаштырачакбыз», – дип аңлатты Зиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев