Татарстанда фирма директорын 41 миллион сумлык салым махинацияләрендә гаеплиләр
Фирманың Татарстандагы директоры салым түләүдән качуда шикләнелә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Тикшерү ачыклаганча, бизнесмен салым декларацияләрендә ялган мәгълүматлар күрсәткән, 17 контрагент белән килешүләр күренеше тудырган. Шул рәвешле ул НДС түләүдән һәм оешмаларның табышына салымнан 41 млн сумга качкан. Салым махинацияләрен тикшерүчеләр икътисадый полиция һәм салым органнары белән бергә ачкан. Хәзер эшнең барлык детальләрен ачыклау өчен тикшерү бара.
Бу хакта “Татар-информ” язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев