20 майда Татарстанда җәйге эссе һава торышы дәвам итәчәк. Шул ук вакытта атмосфера фронты йогынтысында республикада һава шартлары тотрыксыз булачак. Бу хакта синоптиклар хәбәр итә.
Көн дәвамында республика территориясендә алмашынучан болытлы һава саклана. Көндез һәм кичке сәгатьләрдә кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Урыны белән боз явуы да ихтимал. Казанда исә явым-төшем фаразланмый.
Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда 14 метрга кадәр көчәюе мөмкин.
Төнлә республикада һава температурасы +19 градуска кадәр җитте. Көндез исә һава +28…+33 градуска кадәр җылыначак. Казанда термометр баганалары +31…+33 градус күрсәтәчәк.
Чыганак “Татар-информ”
Нет комментариев