Татарстанда ял көннәрендә явым-төшем туктаячак һәм 32 градуслы эсселек урнашачак
Татарстанда ял көннәрендә, киләсе атна башында эссе һәм нигездә коры һава торышы урнашачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә. Җомга, шимбә һәм якшәмбе, 15, 16 һәм 17 май көннәрендә сизелерлек явым-төшемнәр тукталачак. 16 нчы числоның төнлә һәм иртән генә фронталь бүленешнең якынлыгы аркасында урыны белән республика буенча бераз яңгырлар ява.
Чыганак – “Татар-информ”.
Нет комментариев