Җәмгыять һәм без

Татарстанда ярдәм чаралары арткан

Татарстанда махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә муниципаль ярдәм чаралары 2026нчы елның 1нче апреленә 3 082гә җиткән. 2022нче ел ахырында алар 1 360 кына булган.

Ярдәм салым ташламаларын, белем бирү, социаль һәм психологик ярдәмне үз эченә ала. Балалар өчен мәктәптә бушлай туклану, бакча түләүләреннән азат итү һәм лагерьларга өстенлекле юлламалар каралган.


Иң күп ярдәм төрләре Алабуга һәм Менделеевск районнарында (11), ә Казан, Актаныш, Әлмәт һәм Кайбыч районнарында - 10ар чара бар.

Чыганак “Татар-информ”


Нет комментариев