Татарстанда яшәүчеләр 6 апрельдән 8 апрельгә кадәр үз тонометрларын бушлай тикшерә алачак
2026 елның 6 апреленнән 8 апреленә кадәр “Росстандарт» тонометрларны бушлай тикшерү буенча “Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясе уздыра. Чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган һәм илнең барлык федераль округларында, шул исәптән Татарстанда да узачак. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Акция көннәрендә Республика стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге белгечләре түләүсез нигездә кан басымының көнкүреш тонометрларын тикшерү өчен гражданнарны кабул итәчәкләр. Алар шулай ук җиһазларны киләчәктә куллану буенча киңәшләр бирәчәкләр. Теләсә нинди төр тонометрларны – автоматик, ярымавтоматик, механик һәм терекөмешле тонометрларны тикшерергә мөмкин. Искәрмә булып беләзек модельләре генә тора. Тикшерү пунктлары Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда һәм Әлмәттә ачылачак. Кабул итү 9:00 дән 17:00 гә кадәр билгеләнгән график буенча алып барылачак.
Чыганак: "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев