Татарстанда Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында мөмкин булган массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләр исемлегенә яңа мәктәпкә язылу һәм күчерү кертелгән. Тиешле күрсәтмәгә республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
Документка ярашлы, портал аша гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларына кабул итү турында гаризалар тапшырырга мөмкин булачак.
Хезмәтне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республиканың муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары күрсәтәчәк.
Автор: Ирина Сальникова
Нет комментариев