Бүген, 10 августта, Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Республикада аязучан болытлы һава саклануы, кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәренә сылтама итеп “Татар-информ” яза.
Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез һава температурасы +20…+25 градус чикләрендә булачак.
Синоптиклар яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз белән бәйле һава торышы шартларында сак булырга киңәш итә.
Татарстанда август аенда яшен, көчле яңгыр һәм җил кебек конвектив күренешләрнең кабатлануы ихтимал.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев