Җәмгыять һәм без

Татарстанда Яшьләр көнен бәйрәм итү берничә көнгә сузылачак

Татарстанда 2026нчы елда Яшьләр көнен киңәйтелгән форматта үткәрү планлаштырыла.

Бәйрәм чаралары берничә көн дәвам итәчәк һәм яшьләр өчен мәдәни, мәгариф, һөнәри юнәлештәге программаларны үз эченә алачак. Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сүзләренчә, быел бәйрәмнең форматы үзгәрәчәк: яшьләргә шәһәр предприятиеләре, оешмалар эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге биреләчәк. Шулай ук грант проектларында катнашу һәм үз-үзеңне тормышка ашыру юллары турында да мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.
Кадыйров билгеләп үткәнчә, әлеге чаралар “яшьләр атналыгы” форматында узачак.


Казанда төп мәйданчык итеп “Урам” экстрим-паркы билгеләнгән. Биредә концертлар, кызыклы очрашулар һәм тематик дискуссияләр үткәрү күздә тотыла.
Яшьләр көненә багышланган чаралар республиканың башка шәһәрләрендә дә оештырылачак. Чаллыда 3нче июльдә шәһәр һәм “КАМАЗ” юбилеена багышланган студентлар хезмәт отрядлары ветераннары слеты уздыру планлаштырыла.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев