Җәмгыять һәм без

Татарстанда яшүсмерләр кылган җинаятьләр кимеде

Ел башыннан Татарстанда балигъ булмаганнар яки алар катнашында кылынган 235 җинаять тикшерелгән инде.

Бу хакта матбугат конференциясендә идарә башлыгы урынбасары, ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы Резеда Вахитова сөйләде. «Узган ел белән чагыштырганда, балигъ булмаганнар катнашында тикшерелгән җинаятьләр саны 384 очрактан 235кә кадәр кимегән", - дип сөйләде Вахитова.


Балигъ булмаган җинаятьчеләр арасында-86 мәктәп укучысы, 66 техникум студенты һәм өч югары уку йорты студенты бар.


Чыганак –“Татар-информ”.


Нет комментариев