Татарстанда җитештерелгән ряженкада эчәк таякчыгы табылган
Татарстандагы предприятиеләрнең берсендә җитештерелгән ряженкада эчәк таякчыгы ачыкланган.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Татарстан буенча Россельхознадзор хәбәр итүенчә, бактерияләр майлылыгы 2,5% булган үрнәкләрне лаборатор тикшерү барышында табылган. Бу - үз чиратында, продукциянең тиешенчә эшкәртелмәвен күрсәтә һәм агулануга китерергә мөмкин.
Моннан тыш, тикшерелгән үрнәкләрдә чүпрә һәм күгәрек тә табылган. Алар ряженкага спирт сыман тәм һәм әче ис бирә.
“Ведомство белгечләре Татарстан халкын продукциянең яраклылык срогына һәм төргәкнең бөтенлегенә игътибар итәргә чакыра. Сатып алынган ризыкны суыткычта, туры кояш нурларыннан читтә саклау киңәш ителә”, - дип язылган хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев