Татарстанда юеш кар, яңгыр һәм бозлавык көтелә
25 мартта республикада температура төшә, кайбер районнарда явым-төшем һәм томан көтелә.
(25 март, “Апастово-информ”).
25нче мартта Татарстанда атмосфера фронты йогынтысында һава торышы начараячак. Күк болытлы, вакыт-вакыт аязлыклар белән булачак. Аеруча көнчыгыш районнарда юеш кар һәм яңгыр көтелә, иртән бозлавык барлыкка килү ихтималы зур. Төнге томан урыны белән иртән дә саклана.
Җил 2–7 м/с тизлектә исә, юнәлеше көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка үзгәрә. Юлларда, бигрәк тә көнчыгышта, бозлавык күзәтелергә мөмкин.
Төнлә температура 0…-5° (аязганда -8°), көндез +4…+9° (Казанда +7…+9°). Атна ахырына температура тагын да күтәреләчәк.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев