Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда юл камералары руль артында телефон куллануны терки башлады

“Татарстанда юл хәрәкәтен күзәтүче камералар хәзер руль артында телефон кулланган йөртүчеләрне дә ачыклый.

Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте”, - дип яза “Татар-информ”
Ведомство мәгълүматларына караганда, 2026нчы елның мартыннан башлап, махсус комплекслар хәрәкәт вакытында кулсыз сөйләшү мөмкинлеге бирүче җайланма булмаган телефоннардан файдаланучы машина йөртүчеләрне терки башлаган. Бер ай эчендә республика буенча мондый төрдәге 800дән артык кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.


Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, руль артында телефон кулланган өчен штраф күләме 1500 сум тәшкил итә.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев