Җәмгыять һәм без

Татарстанда кюветка очып төшкән җиңел машина пассажиры вафат булды

Каты юл-транспорт һәлакәте 15 июньдә иртән Татарстанның Мөслим районында булды.

  Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 27 яшьлек Changan автомашинасы йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламыйча, идарәне югалткан, нәтиҗәдә җиңел машина кюветка очып төшкән.

Очрак нәтиҗәсендә 25 яшьлек пассажир хастаханәгә салынган, ул хастаханәдә үлгән. Йөртүче һәм тагын бер пассажир имгәннәр.

Элек «Татар-информ» Әгерҗе районында 12 июньдә булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән иде. Җиңел машина кюветка очып төшкән, йөртүче хастаханәгә барган юлда үлгән.


Нет комментариев