“Татарстанда быел коену сезоны башланганнан бирле сулыкларда 28 кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова хәбәр итте”, - дип яза “Татар-информ”.
Регина Гаязова сүзләренчә, ел башыннан республика сулыкларында барлыгы 41 кеше һәлак булган. Бу - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19 процентка кимрәк.
- Коену сезоны башланганнан бирле, 28 кеше суга батып үлде. Узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 33 кеше тәшкил иткән иде, - дигән Регина Гаязова.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев