Татарстанда республиканың флорасы һәм фаунасына багышланган цифрлы атлас – «Татарстанның кыргый табигате» сайты эшли башлады. Проект «Татнефть илчеләре» программасы кысаларында тормышка ашырылды, дип хәбәр итә «Нефтяные вести» газетасы.
Идея авторы булып Түбән Кама НПЗның технологик корылмалар операторы Радик Кутушев чыкты.
«Мин бу [идея]не ун ел дәвамында өлгертеп йөрдем. Табигатьтә тапкан әйберләр хакында сөйләп, бүлешерлек итеп шактый материал җыйдым», – дип сөйләде ул. Уйны тормышка ашыру өчен этәргеч «Татнефть илчеләре» программасының «Экология» юнәлеше буенча беренче сезонында катнашу булды. Компания проектны тормышка ашырырга ярдәм итте, ә техник өлешен «ТатИТнефть» ҖЧҖнең программалау продуктларын эшләү идарәсенең ведущий программисты Илгиз Гараев эшләде.
2019 елдан башлап Радик Кутушев үзенең фотокүзәтүләрен һәм материалларын «ВКонтакте»дагы шул ук исемле төркемдә, аерым каналда һәм iNaturalist платформасында бастырып килде. Нәкъ менә шунда аңа Татарстан табигатенең «Википедия»се принцибы буенча сайт булдырырга тәкъдим иттеләр. Проект авторы сүзләренә караганда, булган Россия интернет-ресурслары нигездә аерым табигый территорияләргә яки төрләр төркемнәренә багышланган. Яңа атлас республика табигате төрлелеге турындагы мәгълүматны бер урында тупларга тиеш.
Сайтның үзенчәлеге – материалларның фәнни нигезгә таянуы. Фотосурәтләргә фәнни чыганаклардан һәм XIX гасырда ук Казан губернасы табигатен өйрәнгән тикшеренүчеләр хезмәтләреннән алынган мәгълүматлар өстәлә. Алар арасында Александр Лебедев, Эдуард Эверсман, Георгий Якобсон һәм Сергей Коржинский хезмәтләре бар. Кулланучылар да базаны үзләре тулыландыра ала. Моның өчен телефоннан яки башка җайланмадан фотосурәтне йөкләү, төшерү датасын һәм районын күрсәтү, тере организм классын сайлау һәм материалны тикшерүгә (модерациягә) җибәрү җитә. Гаиләлекне һәм төрне билгеләү белән белгечләр шөгыльләнәчәк.
Хәзерге вакытта төп модератор вазифасын проект авторы башкара. Эшкә галимнәр һәм белгечләр дә кушылды: КФУның өлкән укытучысы Ким Потапов гөмбәләр өчен җавап бирә, энтомолог Нияз Исмагыйлов – күбәләкләр өчен, «Түбән Кама» милли паркының орнитологы һәм фәнни хезмәткәре София Хохлачева – кошлар өчен, КФУ магистранты Руслан Садыков миксомицетлар (лайлалы гөмбәләр) өчен җаваплы.
Сайтта өстәмә мөмкинлекләр дә каралган. Мәсәлән, арахнофобиясе (үрмәкүчләрдән курку) булган кулланучылар махсус күчергеч ярдәмендә үрмәкүч фотосурәтләрен яшерә ала. «Китапханә» бүлегендә фәнни мәкаләләр, монографияләр һәм китаплар электрон һәм сканерланган рәвештә туплана. Атлас өстендә эш дәвам итә. Автор әкренләп яңа төрләрне өстәргә һәм аларның мәгълүмат карталарын тутырырга планлаштыра. Киләчәктә, якынча 300гә якын төре булган җир коңгызларының (жужелиц) һәрберсе өчен аерым цифрлы паспорт булдыру күздә тотыла.
Чыганак: "Татар-информ"
Нет комментариев