Татарстанда мигрантлар катнашындагы җинаятьләр саны кимегән
2026 ел башыннан Татарстанда чит ил гражданнары катнашында кылынган 77 җинаять ачыкланган.
Алар 69 мигрант тарафыннан башкарылган. Бу хакта ТР эчке эшләр министры урынбасары Денис Дзьоник матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, әлеге төр җинаятьләр арасында иң киң таралганнары - урлаулар (РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе).
Шулай ук уңай тенденция күзәтелә: узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, мигрантлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 41,2 процентка кимегән.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев