Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда муниципаль хокук актларындагы хокук бозуларның 94 процентын бетергәннәр

ТР Юстиция министрлыгында төбәк хакимияте органнары файдалана торган «Кодекс» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшенә йомгак ясалды. Утырышны Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина хәбәр иткәнчә, «Кодекс» системасы республикада 2018 елдан бирле гамәлдә. Аның сүзләренчә, ул норматив хокукый актларның юридик анализын автоматлаштыра һәм законнардагы үзгәрешләрне оператив күзәтергә ярдәм итә. Тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, системаның бөтен эшләү дәверендә 45 меңнән артык норматив актта кануннарга туры килмәү ачыкланган. Хокук бозуларның төп өлеше – 43 668 - муниципаль документларга туры килгән. Гарифуллина 1 апрельгә җирле үзидарә органнары якынча 40 мең актта хокук бозуларны бетергән, бу ачыкланган туры килмәүләрнең 94 процентын тәшкил итә, дип төгәлләштерде.


Дәүләт хакимияте органнары актларында хокук бозуларны бетерү дәрәҗәсе 74 процентка җиткән. Тулаем республика буенча күрсәткеч ел башы белән чагыштырганда 2 процентка яхшырган. Татарстан Юстиция министрлыгында билгеләп үткәнчә, тәңгәлсезлекләрне бетерү мониторингы даими нигездә алып барыла, ә нәтиҗәләр кирәкле чаралар күрү өчен ай саен муниципалитетларга җибәрелә. 
Чыганак – “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев