Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда өлкәннәр өчен балалар бакчалары үрнәгендә учреждениеләр булдырырга тәкъдим иттеләр

Россиядә өлкәннәр өчен балалар бакчалары кебек учреждениеләр булдырырга мөмкиннәр. «Бердәм Россия» форумында мондый тәкъдим беләнТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова чыгыш ясады.

“Татар-информ” язганча, "Татарстанда актив озын гомергә зур игътибар бирелә. „Өченче буын Университеты“ эшли, профильле программалар гамәлгә ашырыла, ял итү өчен мәйданчыклар ачык. Әмма пенсионерлар арасында безнең аерым игътибарыбызга мохтаҗлар да бар. Республикада өлкәннәр өчен тәрбиягә алучы гаиләләр институты үсеш ала. Бу инициативаның федераль проектларда да чагылыш табуын телибез", - дип билгеләде ул. 
"Учреждениене балалар бакчасы кебек үк, бары тик өлкәннәр өчен генә ачу вариантын тәкъдим итәргә батырчылык итәм. Бу даими игътибар таләп итүче өлкән яшьтәге әти – әниләреннән аерылмаска һәм хезмәт эшчәнлекләрен дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде ТР балалар омбудсмены. 

Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган, ата – аналары беренче яки икенче төркем инвалид булган яки инвалид баласы булган аз керемле гаиләләр өчен федераль дәрәҗәдә айлык пособие кертергә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев