Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда РФ терәк челтәре автомобиль юлларының 16 участогы төзәтеләчәк

Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча быел Россия терәк челтәренә керүче региональ автомобиль юлларының 16 участогын төзәтәчәкләр. Аларның гомуми озынлыгы – 30 км артык, дип хәбәр итә ТР Миндортранс матбугат хезмәте.

«Татарстанда Россия терәк челтәренә керүче региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 1447,5 км тәшкил итә. Алар республика шәһәрләрен һәм административ үзәкләрен тоташтыра, Казанга килү юлларын, шулай ук мөһим транспорт төеннәренә – аэропортларга, тимер юл станцияләренә һәм эчке су юлларына баруны тәэмин итә», – дип билгеләп үтелде министрлыкта.

Быел Тукай районында Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт автомобиль юлының 0+000 км дан 5+208 км га кадәрге участогын төзәтү планлаштырыла.

Моннан тыш, Аксубай районында Чистай – Аксубай – Нурлат, Актаныш районында Актаныш – Мөслим, Әлки районында Алексеевское – Высокий Колок һәм Спас районында Базарлы Матак – Болгар юллары төзәтеләчәк.

Ремонт аларның норматив халәтен 85% дәрәҗәсендә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев