Җәмгыять һәм без

Татарстанда сөтне сатып алу бәяләре бер елда 20 процентка кимегән

Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында сөтне сатып алу бәяләре узган елның шушы чорына караганда 20 процентка түбәнрәк. Бүген чималның уртача бәясе - килограммы 33,23 сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

"Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен сөткә бәяләрнең төшүе һәм сөт продукциясе запасларының артуы актуаль мәсьәлә булып кала. Кызганычка каршы, сөткә бәяләр артмый. Эре эшкәртү предприятиеләренең сатып алу бәясе НДСтан башка килограммы 33,86 сумга җитә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөт сату бәясе-25,20 сум, бу 2025 елның шушы чоры белән чагыштырганда 31 процентка түбәнрәк", - дип сөйләде ул.

Җәббаров билгеләп үткәнчә, республика предприятиеләре һәркөнне 4 мең тоннага якын сөт эшкәртә. Ул шулай ук әче сөт продукциясе, атланмай, сыр һәм эремчек җитештерү кимүе күзәтелүен өстәде. «Кимү проценты зур түгел, әмма бар", - диде министр. Җитештерү кимүнең төп сәбәбе - әзер сөт продукциясенә кулланучылар ихтыяҗының кимүе, аның калдыкларын җитештерүчеләр складларында туплау, дип аңлатты ул. 

Кризисны җиңеп чыгу өчен, Татарстанда чит илләргә сөт продукциясе җибәрүне үстерәләр. Быел инде 3,5 мең тоннадан артык продукция экспортланган, бу 2025 елның шул ук чорына караганда 53,3 процентка күбрәк, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Чит илләргә барыннан да бигрәк сөт сывороткасы, сөт, каймак, туңдырма, сыр һәм эремчек җибәрелә. Республика сөт продукциясе Таможня берлеге илләренә, Көньяк-Көнчыгыш Азиягә экспортлана. "Бу эшне көчәйтергә тырышачакбыз. Әмма һәрхәлдә, эчке базар тотрыкланмыйча, экспорт белән генә вәзгыятьне тигезли алмыйбыз. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, бигрәк тә сөт белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтәбез. Бу финанс киеренкелеген бераз киметә", - дип ассызыклады министр. Вәзгыятьне тотрыкландыру өчен республика һәм федераль бюджетлардан апрельдә сөт җитештерүчеләргә 504,7 млн сум һәм сөтне азык-төлек продукциясенә эшкәртүгә 177,7 млн сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирелгән.

 

Чыганак – “Татар-информ”


Нет комментариев