Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда су басу һәм батып калу ихтималы булган зоналар саны ел эчендә ике тапкыр арткан

Республикада су басу ихтималы булган зоналар саны 2025 елда 24тән 52гә кадәр арткан. Бу хакта Татарстан Росреестрының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Идарә мәгълүматлары буенча, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына су басуның 21 зонасы һәм батып калуның 31 зонасы турында мәгълүматлар кертелгән. Экспертлар аңлатканча, батып калу җир асты сулары күтәрелү исәбенә, ә су басу – явым-төшемнәр яки сулыкларның ташуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу зоналар Әлмәт, Әгерҗе, шулай ук Буа, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Норлат һәм Түбән Кама районнарында урнашкан.

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов билгеләп үткәнчә, бигрәк тә карлы кыш сәбәпле, потенциаль батып калырга мөмкин булган территорияләрнең гомуми мәйданы 2,7 мең гектардан артып киткән (узган елда — якынча 1,6 мең гектар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев