Җәмгыять һәм без

Татарстанда талпан тешләү очраклары теркәлә

2026 ел башыннан Татарстанда 35 кеше талпан тешләү сәбәпле медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте, - дип яза “Татар-информ”. 
Любовь Авдонина сүзләренә караганда, узган елның шул ук чорында табибларга 62 кеше мөрәҗәгать иткән булган. Димәк, быел талпан тешләү очраклары ике тапкырга диярлек кимрәк.


Республикада быелгы сезонда беренче талпан тешләү очрагы 2026 елның 25нче мартында Биектау районында теркәлгән.
Белгечләр хәбәр иткәнчә, узган ел талпан энцефалитына каршы 7 200 кеше прививка ясаткан. Быел 6427 кешене вакцинацияләү планлаштырыла. Хәзерге вакытта инде 2 670 кеше прививка алган.


Табиблар язгы-җәйге чорда табигатькә чыкканда саклык чараларын үтәргә һәм талпаннардан саклану чараларын кулланырга киңәш итә.

Чыганак: ”Татар-информ”


Нет комментариев