Җәмгыять һәм без

Татарстанда үлемнән коткарылган поши иреккә чыгарылган

Татарстанда узган ел үлемнән коткарылган Машка кушаматлы поши иреккә чыгарылган. ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитетында сөйләүләренчә, узган елның май башында Машка, ул вакытта әле кечкенә поши баласы, Яшел Үзән районы Бритвино авылы янындагы урманда әнисе артыннан йөрергә өйрәнгән.

Ниндидер мизгелдә ул үзенең көчен исәпләп бетермәгән, суга кергән һәм бата башлаган. Әни поши баласы янында кала, ләкин аңа берничек тә ярдәм итә алмый. Бәхеткә, Машканы коткаралар. Аны коткару өчен җаваплылыкны Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү Үзәге хезмәткәрләре үз өстенә алды. Ел буе поши баласы яныннан китмәгәннәр, башта шешәдән сөт ашатканнар, ә аннары әкренләп табигый рационга күчергәннәр. Нәтиҗәдә, хайван, ирексез булуына карамастан, чын йөгерүләр ясый башлый. Машка үскәч һәм ныгыгач, аны урманга чыгаралар, ә куркынычсызлык өчен күзәтү җайланмасын урнаштыралар. Башта аны ашатачаклар, ә кирәк булганда белгечләр аңа ярдәмгә киләчәк.

Чыганак – “Татар-информ”.


Нет комментариев