Татарстанда Вознесенский тракты буенча йөрү бәясен күтәрү планлаштырылмый
Татарстанда Казанның Вознесенский трактының икенче этабы буенча йөрү бәясен арттыру күздә тотылмый.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
«Бәяне арттыру каралмый. Без норматив күрсәткечкә генә якынлашабыз – [Мамадыш трактындагы] бөтен трафикның 30% ы бу түләүле юлдан уза», – диде ул.
Хәнифов шулай ук Вознесенский трактының икенче этабы буенча атнага уртача 19 мең чамасы машина узуын әйтте. «Без исәпләгәннән дә күбрәк», – дип ассызыклады ул.
Хәзерге вакытта Вознесенский трактының түләүле участогыннан узу транспорт чарасына карап 90 сумнан башлана һәм аннан да күбрәк тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев