Тәмәке тарту саксызлыгы 50 яшьлек Татарстанлыны үлемгә китерде.
Бу хакта Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәл республиканың Кукмара районы Лельвиж авылында булды. Шәхси йорт һәм хуҗалык корылмалары янган. Янгын сүндерү вакытында аларның берсендә ир-атның гәүдәсе табылды.
Нет комментариев