Җәмгыять һәм без

Татарстанның 120 педагогы Казанда ясалма интеллект буенча курслар уза

Казанда республика көллиятләре педагогларын укыта башладылар.

Алар предприятиеләрнең бурычларын хәл итү өчен тармак ясалма интеллект агентлары – цифрлы ярдәмчеләр булдыру буенча түгәрәкләр алып бару методикасын үзләштерәчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында.

Курслар Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында ачылды. Татарстанның 70 мәгариф оешмасыннан 120 педагог ясалма интеллект серләрен үзләштерергә кереште, шулар арасында 100 укытучы быел «Педагог – ясалма интеллект түгәрәге җитәкчесе» конкурсында җиңү яулаган.

ТР цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев укытучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Татарстанның ясалма интеллектне үстерүдә үз программасын эшләгән Россиянең беренче төбәге булуын билгеләп үтте.

Алга таба педагоглар укуларын дистанцион рәвештә дәвам итәчәк, ә 29 июньнән 1 июльгә кадәр йомгаклау дәресләре һәм йомгаклау аттестациясе өчен янә Халыкара компетенцияләр үзәгенә җыелачак.

Республиканың 100 мәктәбендә V–VIII сыйныф укучылары өчен ясалма интеллект түгәрәкләре ачылачак, ә югары уку йортларын тәмамлаучылар чит илдә белем ала һәм Татарстан предприятиеләрендә «Ясалма интеллект өлкәсендә алгарыш» грант программасы буенча эшли алачак.


Нет комментариев