Татарстанның иң яхшы шәфкать туташы билгеле булды
Бүген Казанның «Пирамида» сараенда «Ак чәчәкләр» республика премиясен тапшыру тантанасы узды.
«Шәфкатьлелек һәм кайгыртучанлык» номинациясендә җиңүче – Казанның 6нчы поликлиникасы ашыгыч ярдәм бүлегенең шәфкать туташы Марина Кузнецова.
Җиңүчене «Ел табибы-2025» исеменә лаек булган Лилия Басанова игълан итте. Ул барлык табиблар һәм пациентлар исеменнән шәфкать туташларына җылы куллары һәм мәрхәмәтле йөрәкләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев