Җәмгыять һәм без

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Түбән Камада зыян күрүчеләр янында булды

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күргән кешеләрнең хәлләрен белде.

Министр хәбәр иткәнчә, хастаханәләрдә 20дән артык кеше дәвалана. Аларның хәле төрле дәрәҗәдә бәяләнә. Зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Түбән Камага Казан һәм Чаллыдан да тәҗрибәле медицина белгечләре җәлеп ителгән. Медицина хезмәтенең эшен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы координацияли.

 

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев