Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанның Салым хезмәте рәсми хезмәт хакы алуның мөһимлеге турында искәртте

Рәсми рәвештә эшкә урнашканда гына социаль гарантияләрне тәэмин итеп, киләчәгеңне яклап була. Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе гражданнарның хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерүнең мөһимлегенә игътибар итә.

«Конвертларда» хезмәт хакы алу хезмәткәрне закон нигезендә каралган берничә хокуктан мәхрүм итә. Рәсми керем – ул исәпләү кәгазендәге сан гына түгел, ә гражданнарның социаль статусы һәм матди иминлеге нигезе. Бу хакта ТР буенча ФСХ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хезмәт хакының легальлеге пенсия капиталы формалашуга турыдан-туры бәйле: эш бирүче «ак» хезмәт хакыннан түли торган иминият взнослары киләчәк пенсиянең нигезе булып тора, ә аларның булмавы пенсия тәэминатының шактый кимүенә китерә. Моннан тыш, вакытлыча хезмәткә яраксызлык, йөклелек һәм бала тудыру яки җитештерүдәге җәрәхәтләнү буенча социаль пособиеләрнең күләме рәсми хезмәт хакыннан чыгып кына исәпләнә. Кредит бирү мөмкинлеге мәсьәләсе дә мөһим: расланган керем банк кредитларын, ипотеканы раслау һәм визалар рәсмиләштергәндә уңай карар кабул итү өчен төп шарт булып кала. Файда турында сөйләгәндә, салым преференцияләре турында да истә тотарга кирәк: торак сатып алганда, уку яки дәвалану өчен түләгәндә милек яки социаль салым ташламаларын алу мөмкинлеге физик затларның керемнәренә салым түләүчеләргә генә бирелә. Ниһаять, рәсми рәвештә эшкә урнашу үзе үк хезмәт хокукларын, шул исәптән түләүле отпускка хокукны һәм законсыз эштән азат итүдән яклауны тәэмин итүнең ышанычлы гарантиясе булып тора», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия ФНС үз керемнәрен контрольдә тоту өчен уңайлы цифрлы инструментлар тәкъдим итә. Рәсми хезмәт хакы һәм түләнгән салымнар турындагы актуаль мәгълүматны һәркем Россия ФНС сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет»ның «Керемнәр» бүлегендә карый ала. Тәкъдим ителгән түләү дәрәҗәсенең тармак буенча уртача базар күрсәткечләренә никадәр туры килүен «Салым йөкләнешен исәпләү буенча салым калькуляторы» сервисы ярдәмендә бәяләргә мөмкин.

Эш бирүче хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүдән баш тартса һәм «соры» хезмәт хакы түләсә, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматына караганда, гражданнар яклау өчен район прокуратурасына, Дәүләт хезмәт инспекциясенә, территориаль салым органына яки суд инстанцияләренә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Формаль булмаган мәшгульлек мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны һәм консультацияне Идарәдә 8 (843) 528-09-90 (өстәмә 13-94) телефоны аша алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын киметүче оешма җитәкчеләрен легаль булмаган мәшгульлек мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркемнәре утырышларына чакырырга мөмкиннәр. Мондый утырышлар муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларында һәм салым органнарында уза, аларда хезмәт инспекциясе һәм прокуратура вәкилләре катнаша ала.

2026 елның гыйнвар-февраль айларында гына 255 утырыш уздырылган, аларда МРОТтан яки тармак буенча уртачадан түбәнрәк хезмәт хакы түләүче 484 эш бирүче тыңланган. Очрашулар нәтиҗәләре буенча 463 оешма (гомуми санның 95,7%ы) үз хезмәткәрләренә түләүләрне арттырган. Бюджетка өстәмә керемнәр физик затлар кеременә салым буенча – 25,6 млн сум һәм иминият взнослары буенча – 128,2 млн сум тәшкил иткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев