Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Томск өлкәсендә аучы танышын болан дип уйлап, атып үтергән

Томск өлкәсендә ау ир-ат үлеме белән тәмамланды. Төбәк Тикшерү комитетының мәгълүматы буенча, Тегульдет авылының 48 яшьлек ир-ат үз танышын саксызлыктан үтерүдә гаепләнә.

Июнь аенда ир-ат һәм аның 45 яшьлек танышы Тегульдет районы Четь‑Конторка поселогы тирәсендәге урманда аулаганнар. Өлкәнерәк аучы кечесен күл буйлап көймәдә йөзгәндә күргән. Аны болан дип уйлап, ир-ат атып җибәргән. Аның танышы күкрәк өлкәсеннән яраланган һәм урында ук үлгән.

48 яшьлек аучы гаебен тулысынча таныган.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев