Җәмгыять һәм без

ТР Яшьләр министрлыгы яшь гаиләләр өчен процентсыз ипотека программасын әзерли

Яңа программа ислам ипотекасы һәм процентсыз кредитлау принципларына нигезләнергә мөмкин.

(14 май, “Апастово-информ”).

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы яшь гаиләләргә торак ярдәме күрсәтүнең Ислам ипотекасы һәм процентсыз кредит бирү принципларына нигезләнгән яңартылган программасы концепциясен эшли. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» форумы кырларында ведомство башлыгы Азат Кадыйров хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”.


“Бүген банк секторы ислам кануннары буенча кредитлар тәкъдим итә. Татарстан Республикасында торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында 20 ел элек кабул ителгән закон бар, аны гамәлгә ашыру бүген дә дәвам итә”, – диде Кадыйров ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, программаны төзегәндә үк аңа ислам ипотекасы һәм процентсыз кредитлау принциплары салынган. Хәзер министрлык ярдәм механизмын яңарту буенча тәкъдимнәр әзерли һәм киләчәктә республика җитәкчелегенә тәкъдим итү өчен яңа концепция формалаштыра. Кадыйров билгеләп үткәнчә, торак мәсьәләсе муниципаль берәмлекләр өчен иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.


Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев