XXII Казан халыкара кинофестивале «Алтын минбар» быел 4-нче сентябрьдән 8-нче сентябрьгә кадәр узачак. Татарстан Мәдәният министрлыгында фестивальнең гариза кампаниясе йомгаклары буенча матбугат конференциясе узды.
«Саннар үзләре сөйли. Безнең фестивальгә кызыксыну әкренәймәстән, киресенчә, рекордлар яңарта», – дип сөйләде матбугат конференциясендә республика Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Фестиваль оештыручыларына барлыгы 66 илдән 1030 фильм килде. Алар арасында, традицион тулы метражлы нәфис һәм анимацион кинотан тыш, вертикаль форматта төшерелгән фильмнар да бар. «Алтын минбар» тарихында беренче тапкыр Венесуэла, Бруней Солтанаты һәм Того картиналары гариза бирде.
«Бу әһәмиятле вакыйга, ул фестивальнең яңа кыйтгаларга чыгуын һәм аның географиясе киңәюен раслый. Мондый киң колач – "Алтын минбар"ның чыннан да глобаль мәйданчыкка әверелүенең иң яхшы дәлиле», – дип белдерде Натфуллин.
Фестивальне ачу фильмы булып Рәмил Төхфәтуллинның татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани турындагы «Укытучы» картинасы торачак.
Төп конкурс жюрие рәисе итеп иран режиссеры Мәҗид Мәҗиди сайланды. Аның «Мөхәммәд – Аллаһы Тәгалә Илчесе» (2015) картинасы «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елына багышланган конкурстан тыш программаның бер өлеше булачак.
«Бездә ислам турындагы иң яхшы фильмнарның топ-исемлеге бар. Безнең тамашачылар зур режиссерлар тарафыннан иҗат ителгән фильмнарның матур өлгеләрен күрә алачак», – дип сөйләде кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.
Программага шулай ук «Безнең вәгазьче» (Мисыр, 2017), «Имам Әбу Гыйса Мөхәммәд Тирмизи» (Үзбәкстан, 2019), «Мулла» (Россия, 2018) фильмнары керде. «Балчык кош» (Бангладеш, 2002) фильмының катнашуы турында раслау көтелә.
Режиссер Салават Юзеев («Гашыйклар тавы») NETPAC конкурсы (Азия киносын пропагандалау челтәре) жюрие әгъзасы булачак.
Фестивальнең конкурс программасына 54 фильм керде. «Тулы метражлы нәфис фильмнар», «Кыска метражлы нәфис фильмнар», «Документаль фильмнар», «Анимацион фильмнар» номинацияләрендә 10ар картина, ә «Милли конкурс»ка – Татарстанда җитештерелгән киноэшләр һәм Татарстан турындагы фильмнар кергән 14 картина тәкъдим ителде.
Фестиваль кысаларында барлыгы 146 картина күрсәтеләчәк. Күрсәтүләр КРК «Корстон» кинотеатры залларында һәм «Мир» кинотеатрында узачак.
Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган аерым «Этник кино. Үсеш нокталары» программасы Казан Кремлендә узачак. Программа фильмнары әкиятләр һәм риваятьләр нигезендә төзеләчәк.
«Уникаль эчтәлек», – фестиваль оештыручылары сүзләренчә, Мисыр һәм гарәп киносы көннәрендә тәкъдим ителәчәк.
Милли конкурсның төп номинацияләре: иң яхшы милли фильм, иң яхшы документаль милли фильм, иң яхшы кыска метражлы милли фильм, иң яхшы милли балалар фильмы. Беренче тапкыр иң яхшы милли сериал сайланачак.
Конкурс яңа номинацияләр белән тулыланды: «Иң яхшы тавыш режиссурасы өчен» һәм «Иң яхшы фильмның музыкаль бизәлеше өчен». Бу карар узган елгы жюри рәисе Ресул Пуккутти инициативасы буенча кабул ителде.
Фестиваль кысаларында кинопроектларның халыкара питчингына гаризалар кабул итү башланды. Питчингның төп бурычы – Татарстан Республикасы белән бергәләп кино җитештерүне үстерү. Ике категориядә проектлар кабул ителә: тулы метражлы нәфис кино һәм вертикаль сериаллар.
«Без питчингка татарстан киносының киләчәгенә инвестиция буларак карыйбыз», – дип өстәде Натфуллин.
Нет комментариев