ТР Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның эшчәнлегенә югары бәя бирде
Бүген ТР Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында парламент белән 30 ел җитәкчелек иткән Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан итте. Депутатлар аның карарын хуплады, бу сорау утырышның көн тәртибенә кертелде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Фәрит Мөхәммәтшин белән аларны озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәттәшлек бәйләп тора: «Бүген гади көн түгел. Без сезгә ияләшкән идек инде, кая гына эшләсәк тә, сезнең ярдәмне тойдым. Районда эшләгәндә, сез Казанда эшләдегез. Иң авыр вакытта Фәрит Хәйруллович Хөкүмәтне җитәкләде, мин финанс министры идем. Кулга кул тотышып эшләдек. Фәрит Хәйруллович тарафыннан гел ярдәм, теләктәшлек тойдым», – диде ул.
ТР Рәисе фикеренчә, Фәрит Мөхәммәтшинның абруе республикада бик зур. Ул закон чыгару эшеннән тыш, Татарстан халыклары Ассамблеясе, муниципаль берәмлекләр белән эшләүгә һәм партия эшчәнлегенә дә зур өлеш кертте.
Чыгыш ахырында Рөстәм Миңнеханан Фәрит Мөхәммәтшинның тормыш иптәше Луиза Әкрәмовнага мөрәҗәгать итеп, аңа гаилә учагын саклаган һәм дәүләт эшлеклесенә терәк булган өчен рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев