Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

ТР Хезмәт министрлыгы: Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы буенча алда бара

Татарстан уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урында тора. Бу хакта» Татар-информ «га ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

"Бүген төбәктә хезмәт хакы 87 мең сумнан артык тәшкил итә. Мәгълүматлаштыру өлкәсендә хезмәт хакы – 132 мең сум, финанс эшчәнлегендә – 127 мең, файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә – 121 мең, эшкәртү производствосында – 114 мең сумнан артык», – дип сөйләде ул. 


Таҗетдинова сүзләренчә, сәнәгатьне алга таба цифрлаштыру ИТ-сектор һәм җитештерү арасында симбиоз тудырачак. Хезмәт базарында цифрлы компетенцияле, җитештерү нечкәлекләрен аңларга гына түгел, ә заманча цифрлы инструментларны да кулланырга сәләтле инженерларга ихтыяҗ булачак.

"Бездә күп нәрсә автоматлаштыру һәм роботлаштыруга, зур мәгълүматлар, ясалма интеллект белән эшләүгә бәйле булачак. Бәлки, киләчәктә югары квалификацияле инженер, шул исәптән ИТ-технологияләргә ия булган, ит-белгечкә караганда югарырак түләнә торган булыр", - дип өстәде Таҗетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев