Татарстанның Мамадыш районында яшәүче 65 яшьлек тракторист су насосын алыштыру вакытында булган фаҗига өчен җавап бирәчәк. Бу хакта ТР буенча Тикшерү комитетының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, бәхетсез очрак 2026 елның 23 маенда Грахань авылында булган. Биш авыл кешесе үз теләкләре белән су насосын алыштырырга булганнар. Аларның берсе тракторда утырган, ә тракторга насосны скважинадан чыгару өчен трос беркетелгән. Бер мизгелдә трос өзелә, һәм аның очы янында торган ир-атка бәрелә. Ул шунда ук вафат була.
Трактористка каршы саксызлыктан үлем китереп чыгару турында җинаять эше кузгатылган, ул судка җибәрелде.
Нет комментариев