ТРда яшәүче иргә 300 мең сумнан артык алимент түләмәгәне өчен җаваплылыкка тартылды
Суд ир-атны гаепле дип таныган һәм аңа 5 айга колониягә утырту җәзасы билгеләгән.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Буа районында яшәүче 54 яшьлек ир-ат алимент түләүдән системалы рәвештә качып йөргән һәм моның өчен инде бер тапкыр җаваплылыкка тартылган булган. Ул 2025 елның августыннан декабренә кадәр генә дә улларына 32 мең сумнан артык акча түләмәгән. Шул ук вакытта гомуми бурыч суммасы 333 мең сум тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев