Күлне чистарту эшләре тәмамланганнан соң, аны ачу тантанасы күп кенә авылдашларны җыйды. Бу көнне шулай ук Түбән Барыш авылында күлне яңарту эшен башлап йөргән Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Гыйният улы Хәкимовны да искә алдылар.
Тарихи чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.
-Түбән Барыш авылы миңа бик якын. Рәхмәт бу күлне яңартуны оештырган, битараф булмаган өчен. Равил абыйны зур хөрмәт белән искә алабыз, кылган догаларыбыз барып ирешсен. Ул – безгә Җиңү алып килгән кеше. Күл буенча да, өлкән яшенә карамастан, тынгысыз күңел белән башлап йөрде. Төзекләндерүнең һәр этабында халык белән сөйләшеп эшләдек. Ярдәм иткән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Авыл уртасында бик матур күл барлыкка килде. Булган матур урынны, авылның байлыгы итеп, һәр кеше өлешен кертеп, бергәләп саклыйк, - диде район башлыгы.
Күлне чистарту, яңарту эшенең үзәгендә кайнаган Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев та ярдәм итүчеләргә, башлап йөрүчеләргә зур рәхмәтен белдерде.
-Күлгә бик күп хезмәт, бик күп тырышлык салынды. Тиздән республика программасы белән кибет ачылачак. Җирлектә бик күп эшләр башкарыла. Эшләрне оештырган, ярдәм иткән район башлыгы Айрат Җиһаншинга, Республика Хөкүмәтенә җирлек халкы исеменнән зур рәхмәт. Күлне яңарту эшләрен башкарган, алып барган Марсель Бәхтияр улы Җәләлиевка, аның командасына, әлеге хезмәттә өлеше кергән һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә аңлашып, бердәм, дус, тату булып күп эшләр башкарырга язсын, - диде ул.
Табигатьне саклау, табигый байлыкларга сакчыл караш Түбән Барыш авылы халкына хас сыйфат. Табигатьнең иң матур урынына урнашкан авыл халкы туган җиренә мәхәббәтен, Җир-Анага җаваплы мөнәсәбәтен дә шундый зур эшләр аша исбатлый.
Күлне ачу тантанасына баннер да ясатканнар. Анда “Кеше китә, җирдә кала онытылмаслык изге эшләре” дигән язулар бар һәм Равил Гыйният улы Хәкимовның соңгы тапкыр күл буена килгәч, узган елның 30 сентябрендә төшкән фотосы урын алган. 98 яшендә авыл, күл дип янып йөргән олы йөрәкле авылдашлары гүя аларның бүгенге шатлыгы белән бүлешә һәм барышлылар белән бергә шатлана. Бу көнне табигать тә бәрәкәтле тормышлар вәгъдә итеп мул яңгырларын яудырды. Барышлыларның бәхетләре дә тулып ташысын дигәндәй, күлнең суын тагын да арттырды.
Күлнең ачылышында Равил Хәкимовның балалары да кайткан иде. Рамил һәм Алсу Хәкимовлар әтиләре белән горурлануларын белдерделәр.
Бу изге эштә Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник Равил Гыйният улы Хәкимовның өлеше аеруча зур. Аның туган авылына, туган як табигатенә булган мәхәббәте, күлне саклап калу һәм аны яңарту теләге бүгенге күркәм эшләрнең нигезенә әверелгән. Түбән Барыш авылы күленең яңаруы да, зур тарихи эшләрнең берсе. Әгәр исән булса, бу җәйдә Равил агага 99 яшь тулыр иде. Кызганыч, ул күлнең ачылышын күрә алмады. Шулай да, авылдашлары күңелендә якты хатирәләре, күркәм эшләре калды һәм мәңге сакланыр.
Нет комментариев