Түбән Камада гадәттән тыш хәлдән соң милеккә зыян килү турында 120 мөрәҗәгать кергән
Нигездә балкон конструкцияләренең җимерелүе теркәлгән –пыялалар ватылган һәм рамнарда ярыклар барлыкка килгән, дип хәбәр иткән районның матбугат сәркатибе Яна Комарова-Еркова “Татар-информ”га.
"54 мөрәҗәгать идарәче компанияләр хезмәткәрләре һәм подрядчылар тарафыннан эшкә алынды, эш дәвам итә. Аларның 47 очрагы буенча - тәрәзә ясау өчен үлчәүләр ясалган. Биш очрак буенча мөрәҗәгать кире кагылган, ике адрес буенча эшләр инде тулысынча башкарылган», – дип язды ул үзенең Телеграм-каналында. Барлык йортларны карап чыгуны 3 апрельдә тәмамларга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, 31 мартта предприятиедә янгын чыккан. Соңгы мәгълүмат буенча, өч кеше, шул исәптән янгын сүндерүче һәлак булган. 71 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты Мәскәүгә 10 зыян күрүчене китерде. Түбән Камада 3 көнлек матәм игълан ителде.
Чыганак: “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев