Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Түбән Камада яшәүче ир-атта пистолет тапканнар

Түбән Камада яшәүче ир-атта корал һәм патроннар табылган.

(26 март, “Апастово-информ”).


Алабуга районында үткәрелгән тентү вакытында Түбән Кама кешесендә пистолет һәм сугыш кирәк-яраклары табылып, конфискацияләнгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.


Мәгълүматларга караганда, пистолет йорт янындагы карда табылган, ә өй эчендә патроннар, пычаклар һәм гранатага охшаган әйбер ачыкланган. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, корал ТТ моделе булып чыккан, ә табылган патроннар ату өчен яраклы дип танылган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атка 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев